Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Иштирәк мәктәбенең «Яшь урманчылар» командасы Кукмара районында бүләкләнде

Кукмара районының Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» базасында

Иске Иштирәк мәктәбенең “Яшь урманчылар” командасы “Лесное поколение 2.0” республикакүләм онлайн-квестта җиңүче булды һәм алар бүләкләнүгә Кукмара районына барды.

Ел саен Кукмара районының Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» базасында Татарстан мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк» слеты уза. Быел сигезенче мәртәбә үтте. Иске Иштирәк мәктәбенең “Яшь урманчылар” командасы шушы слетка бүләкләнүгә барды.

Командадагы кызлар-малайлар җитәкчеләре - Рушания Галәветдинова белән берлектә 14 апрельдән 20 май аралыгында квест-бәйгедә катнашты. Онлайн-квестның шартлары буенча 6 кешелек командадан торган мәктәп урманчылыклары катнаша ала иде, аларны ике яшь категориясенә бүлеп билгеләделәр, 1-4 сыйныфлар һәм 5 -9 сыйныфлар. Квест барышында 14 интерактив практик биремнәр үтәргә иде.

“Биремнәрне үтәү барышында без урман утыртуда катнаштык, укучылар булачак һөнәрләре турында видеоролик төшерделәр, урман фонды территориясендә өмә уздырдык, макулатура җыйдык, агитация эше белән Иске Иштирәк балалар бакчасында булдык”, - дип сөйли укытучы Рушания Котдусовна.

Шулай ук урман турында әкият тә язарга кирәк булган. Барлык эшләр ВКонтакте челтәрендә махсус хэштеглар ярдәмендә яктыртылып барылды. Шулай итеп, яшь урманчыларның эшләре комиссия тарафыннан югары бәяләнде һәм алар үз яшь категориясендә: 5-9 сыйныфлар арасында республика буенча беренче урынны алды. 

Ә бүләкләү тантанасы Кукмара районының Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» базасында ТР мәктәп урманчылыкларының слетын ябу көнне булды. Укучыларыбыз Диплом һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Команда составында булган Самат Асабин, Рәзинә-Рузилә Мортазиналар, Эльза Сәлимҗанова, Инсаф Сахаув, Ильмир Шәрифуллин өчен күңелле, шатлыклы мизгелләр булды. 

Шулай ук Лениногорск районыннан 3нче мәктәптә эшләп килүче “Дубки” мәктәп урмнчылыгы да шушы квест-бәйгедә катнашты, алар 1-4 сыйныфлар арасында икенче урын алды.

“Безнең укучылар әле башлангыч сыйныфта гына укысалар да, мәктәп урманчылыгына теләп йөриләр. Квестта катнашуыбыз да призлы урын алып килде. Бик күп файдалы эшләр башкарылды, аерым алганда, Бөек Җиңүнең 80 еллыгында Дала Зәендәге, Восход авылындагы кечкенә һәйкәлләрне дә тәртипкә китерүебезне билгеләп үтәсе килә”, - ди “Дубки” мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Резеда Мөхетдинова. 

фотолар: мәктәпләрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев