Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Иштирәк мәктәбенең «Яшь урманчылар»ы урман утырта, чистарта

Иске Иштирәк мәктәбендә “Яшь урманчылар” түгәрәгенә йөрүче кызлар һәм малайлар җитәкчеләре Рушания Галәутдинова белән экологик акцияләрдә даими катнашалар,

Иске Иштирәк мәктәбе укытучысы, “Яшь урманчылар”ның җитәкчесе Рушания Галәутдинова әйтүенчә, яңа уку елы экологик юнәлеш буенча актив рәвештә башланып киткән.

“Сентябрь-октябрь айларында “Россиянең чиста чишмәләре” акциясе кысаларында Куш кое чишмәсенең тирә-ягын чистартты укучылар, кипкән ботакларны кистеләр, чүпләрне җыйдылар. Әлеге чишмә янына ял итәргә килүчеләр күп, шунлыктан чүп-чар да шактый кала. Шулай ук конкурска әзерлек йөзеннән видеоролик төшереп җибәрдек”, - ди Рушания Котдусовна.

Күптән түгел, сентябрь аенда “Чиста урманнар” акциясенә старт бирелде. Ул 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. “Әлеге акция барышында укучылар Мөэмин-Каратай, Бәкер, Шөгер авыллары ягындагы урманнарның тирә-якларын чистарттылар.

“Яшь урманчылар” командасы  “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында, “Бояр” чишмәсе тирәсендәге урманда, 4 гектар җирдә 2500 төпкә якын яшь үсентеләрне утырту эшен башкардылар.

Экологияне саклаучы кызлар һәм малайлар тиздән республикакүләм яшь натуралистлар слетында катнашачак. “Русское географическое общество” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы региональ бүлекчәсеннән 14-16 октябрь көннәрендә узачак слетка чакыру килгән. Хәзер алар шуңа әзерләнә.

Розалия Мостафина

Язманы тулысы белән «Заман сулышы» газетында, 11 октябрь санында укый аласыз.

Фото: Р.Галәветдинова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев