Бердәм диспетчерлык хезмәте мәгълүматы буенча, Иске Писмән янындагы урман януы турында хәбәр кичә, 22 августта 17 сәгать 08 минутта килгән.
6 гектарда агачлар һәм үләннәрнең януы билгеле. Бүген иртән 66нчы һәм 11нче янгын сүндерү бүлекчәләреннән дә автоцистерналар белән техника килә. Урман хуҗалыгыннан янгын-химик станциядән дә техника һәм кешеләр янгын урынына килә.
Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зариповның да килүе билгеле.
Фото: соц челтәрдән
Нет комментариев