Иске Шөгер авылында агачлар утырттылар
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Шөгер авылында агачлар утырттылар

Берничә елдан Иске Шөгер авылы очы тагын да матураеп, яшелләнеп китәр.

Кичә Иске Шөгер авылының Яшьләр урамында  каен, миләш, нарат агачлары утырттылар. Үсентеләрне Шөгер питомнигыннан алганнар.

Иске Шөгер авыл башлыгы Лилия Шиһапова җитәкчелегендә авыл халкы бердәм булып, яшелләндерү терапиясенә кушылган. 

Яшь үсентеләр зур булып үсеп китсеннәр.


Нет комментариев