Иске Шөгер авылы янындагы юл һәлакәтендә 13 яшьлек яшүсмер һәлак булган
Юл һәлакәте бүген көндез булган.
Районның Иске Шөгер авылы янында авария була. Авариянең сәбәпләре ачыклана.
Беренчел мәгълүматлар буенча, “Жигули” автомобиле руле артында яшүсмер булган.
Машина юлдан барганда, идарә итүне югалта һәм кырыйга төшеп китә, машина әйләнеп каплана.
Нәтиҗәдә, 13 яшьлек пассажир алган травмалардан урында ук һәлак була.
Шофер һәм тагын бер пассажир-яшүсмер хастаханәгә озатылган.
фото: Прокуратура Татарстана
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев