Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Шөгердән күпбалалы Хәмидуллиннар гаиләсе: Балаларның якты киләчәге өчен тавыш бирдек

Иске Шөгернең 1833нче сайлау участогына халык актив рәвештә тавыш бирергә килә.

Шунысы шатлыклы: тавыш бирергә гаилә белән бергә киләләр. Әйтик, Иске Шөгер сайлау участогына күпбалалы Хәмидуллиннар гаиләсе килде. 

Алар гаиләсендә 4 бала үсә. Иң кечкенә улларына  әле 1 ай да юк. Шулай да аны калдырмаганнар. “Бергәләшеп килергә булдык, шулай күңелле бит. Балларның якты киләчәге өчен тавыш бирәбез”, - ди Фирзәр белән Зарина. 

Өлкән уллары быел Лениногорск нефть техникумына укырга кергән, уртанчысы 6нчы сыйныфта укый, кызлары Аделина исә мәктәпкә беренче класска барган. 

Әтиләре – Фирзәр “Шешма” агрофирмасында эшли, әниләре Зарина декретка кадәр “Тургай” балалр бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләгән. Хәмидуллиннар гаиләсе балаларын патриотик рухта тәрбияләргә тырыша. 

Иске Шөгердәге 1833 нче сайлау участогында сайлаулар күңелле һәм актив рәвештә уза. 
Иң беренчеләрдән булып “Ак калфак” ансамбле тавыш бирде. “Ак калфак” 20 еллап авылдашларын үзләренең мәдәни иҗатлары белән шатландырып тора. Ансамбль җитәкчесе – Рәисә Бадыкова. 

Бүген сайлау көнендә ансамбльгә йөрүчеләр барысыда милли костюмнардан килгән.

Аннары алар авылдашлары өчен матур җырларын бүләк иттеләр. 

Тавыш бирү участогы мәдәният йортында урнашкан. Мәдәният йорты каршында бик матур, бай күргәзмә әзерләнгән, кабакларны киендергәннәр. Бакчалардагы яшелчәләре дә бик уңган икән, күп итеп күргәзмәгә куйганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев