Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында Лениногорск картлар һәм инвалидлар йорты өлкәннәренең исләренә төшерделәр
ЯҢАЛЫКЛАР

Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында Лениногорск картлар һәм инвалидлар йорты өлкәннәренең исләренә төшерделәр

Бу йортта яшәүчеләрнең күбесе шәһәр урамнарына сирәк чыга, ә кайберләре инвалид коляскаларында учреждение территориясендә йөри.

Ләкин монда урман паркына йөрергә, кибетләргә чыгучы пенсионерлар да бар әле.

Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Эльвира Кирдянова олылар белән юл кагыйдәләре турында сөйләшергә дип килде. 

«Мин барысы өчен дә юл-транспорт һәлакәтләре турында сөйләдем, ә менә шәһәр буенча ирекле  рәвештә хәрәкәт итүче категориягә аерым басым ясадым, — ди Эльвира Кирдянова.  - Аларның бит, инде яшьләре дә олы, шулай ук тирә-якка тиз генә реакция дә бирә алмыйлар,  уяулык һәм саклык күрсәтү турында сөйләштек».

"Без Дәүләт автоинспекциясеннән килгән кунакларны куанып каршы алдык. Бу бик мөһим һәм мәгълүмати очрашу икәнлеге  лекциядә яңгырады,- ди инвалидлар һәм картлар интернат-йорты директоры Рәмис Галиев. — Тормыш активлыгы шатлыкта һәм тулы иминлектә узсын өчен, барысына да өйрәтергә, өйрәнергә кирәк».

 

фото: ГАИ бүлегеннән

 

 

 


Нет комментариев