Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Ихлас” мәчетенә Лениногорск районы мөслимәләре җыелды

Районыбыз авылларыннан килделәр.

“Ихлас” мәчетенә Лениногорск районы мөслимәләре килде, 60тан артык мөселман хатын-кызлары җыелышта катнашты, алар районыбызның 16 авылыннан килгән иде.

Бу хакта “Ислам в Лениногорске” телеграм-каналы хәбәр итә.

Җыелышта катнашучылар алдында Булат хәзрәт, Гомәр хәзрәт, Ләйлә ханым актуаль темаларга дәресләр үткәрде, мөслимәләрнең сорауларына җавап бирделәр.

Быел җәй айларында район авыллары мәчетләре каршында балалар өчен әхлакый-тәрбияви лагерьлар эшләде. Әлеге курсларда-лагерьларда актив рәвештә катнашкан, үз өлешләрен керткән апалар, ханымнарның хезмәте хакында җылы сүзләр генә әйтелде. Шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт аларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Балаларның ялын оештыруда  Шөгер, Сугышлы, Зәй-Каратай, Кирлегәч, Түбән Чыршылы, Урдалы авыллары мөслимәләре актив булдылар.

“Авыллардагы мөслимәләр мәчетләрдә җыештыру эшләре үткәрә, Рамазан айларында ифтар мәҗлесләре, Корбан ашлары уздыралар. Халыкны берләштерү, изге эшкә чакыру буенча күп эшләр алып баралар”, - ди “Ихлас” мәчете каршында эшләүче “Мөслимә” клубы җитәкчесе Ләйлә ханым.

Лениногорск мөхтәсибәте район мөслимәләренә теләктшлек итә, хуплый, ярдәм күрсәтә. “Чөнки нәкъ менә берләшүдә игелек бар, ул алга барырга һәм Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешергә ярдәм итә”, - ди Ләйлә ханым.

Мондый очрашулар айга бер мәртәбә үтәчәк.

 

фотолар: мөхтәсибәттән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев