Июньдә лениногорскилыларны 6 көн ял көтә
Татарстан Республикасы хезмәт,эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы , ТР предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп түбәндәгеләрне белдерә.
2018 елда Татарстан Президентының «2018 елда Ураза һәм Корбан гаете көннәрен билгеләү турындагы» карары нигезендә Ураза бәйрәменең беренче көне15 июньгә тәгаенләнә.
Шулай ук, РФ ХезмәтКодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне – бәйрәм көне булып санала.
езмәткәрләр тарафыннан ял көннәрен һәм буш көннәрне нәтиҗәле файдалану максатында, Росссия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 14 октябрендәге «2018 елда ял көннәрен күчерү турындагы» № 1250нче карары нигезендә, быелның 9 июнь шимбәдәге ял көне 11 июнь дүшәмбе көненә күчерелә.
Россия Хезмәт кодексы, «Татарстанның бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» закон һәм 2018 елның производство календаре нигезедә Ураза һәм Корбан гаетләре Татарстанда бәйрәм көннәре булып исәпләнә.
РФ Хезмәт Кодексының 95 нче маддәсе нигезендә бәйрәм көне алдыннан килгән эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә киметелә.
Шулай итеп, 2018 елда биш көнлек хезмәт атнасында 10, 11, 12, 15, 16 һәм 17 июнь ял көннәре дип билгеләнә. 9 һәм 14 июнь көннәрендәге эш вакыты бер сәгатькә кыскартыла.
Министрлыкның матбугат хезмәте
http://mtsz.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1202302.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев