Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

КАБЫКСЫЗ БАНАН

Япониядә кабыгы ашарга яраклы банан үстерәләр. Җитештерүчеләр раславынча, мондый банан баллырак, кабыгы салат яфрагына охшаган, бик юка, ашаганда бөтенләй сизелми. Яңа сорт бананны "Монгей" ("акылга сыймаслык" дип тәрҗемә ителә) дип атаганнар. Аны үстергәндә, бик көчле температура үзгәрешләре кулланыла, нәтиҗәдә ул тизрәк өлгерә һәм кабыгы бөтенләй калмый диярлек. Әлегә мондый җимешне...

Япониядә кабыгы ашарга яраклы банан үстерәләр.



Җитештерүчеләр раславынча, мондый банан баллырак, кабыгы салат яфрагына охшаган, бик юка, ашаганда бөтенләй сизелми. Яңа сорт бананны "Монгей" ("акылга сыймаслык" дип тәрҗемә ителә) дип атаганнар.

Аны үстергәндә, бик көчле температура үзгәрешләре кулланыла, нәтиҗәдә ул тизрәк өлгерә һәм кабыгы бөтенләй калмый диярлек.

Әлегә мондый җимешне Окаяма шәһәрендәге бер кибеттә генә очратып була, берсен 6 долларга саталар. Компания җитештерүне киңәйтү һәм кабыксыз бананны чит илләргә дә экспортлау турында хыяллана.

https://vk.com/tamletamak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев