Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Кама бризы" - республикада иң яхшы телевизион тапшыруларны ачыклаячак

Массакүләм матбугат хезмәткәрләре республика фестиваленә җыелды. Ул 21-23 нче май көннәрендә Түбән Камада үтәчәк.

. “Кама бризы “ дип аталган фестивальне “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте, Түбән Кама шәһәре хакимияте, Түбән Каманың НТР медиахолдингы, Татарстан журналистлар берлеге ярдәмендә оештыра. Фестивальдә бүгенге көндә республикада эшләп килгән 25 телерадио компаниясе, студиясе һәм матбугат хезмәте катнаша.  Биредә Татарстанның 20 шәһәре һәм районыннан  100 гә якын массакүләм матбугат чарасы хезмәткәре төрле юнәлештәге мастер- класслар үтәчәк. Мастер-классларны  Мәскәүдән килгән Сергей Бондарев, Мария Штерн кебек медиа өлкәсендә танылган , Татарстан дәүләт телевиденисе тапшыруларын алып баручы Алмаз Хәмзин, “Татарстан хәбәрләре” телеоператоры Илдар Галяуетдинов сыман телевидение эшенең осталары үткәрәчәк. “Кама бризы” фестивале, ул шулай ук, телевидение өчен әзерләнгән тапшырулар бәйгесе дә. Анда төрле темаларга багышланган 150 эш каралалачак. Алар арасына информацион, музыкаль, балалар өчен булган, публицистик тапшырулар, социаль челтәрләрдәге эшләр булачак. 22 нче майда алты төрле номинация буенча унсигез җиңүче ачыкланачак.

Мондый фестивальләр республикадагы телекомпанияләр, массакуләм матбугат чараларының эшен сыйфатлырак итүгә этәргеч булып тора.

 

 "Кама бризы" фестивален оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев