Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Каникул көннәрендә Лениногорскида малайлар өчен мәдәни-сәламәтләндерү курслары эшләде (+ фотолар)

Лениногорск мөхтәсибәте курсларны 2 гыйнвардан 7 гыйнварга кадәр оештырды.

Лениногорскиның “Ихлас” мәчетендә 7 яшьтән алып 15 яшькә кадәр ир балалар дини-әхлакый лагерьда ял итте. Алты көн дәвамында 20 дән артык малайларның көннәре файдалы һәм күңелле үтте. Аларның көннәрен күңелле үткәрү өчен өч вожатый тырышып эшләде. Вожатыйларның берсе - Коръән-хафиз, ягъни Коръәнне яттан тулысынча белүче.

Ир балаларның һәр иртәсе зарядкадан башланды. Көн дәвамында дини-әхлакый дәресләр алдылар. Шугалакка, кинога да барып кайтканнар.

Малайлар квестларны, мастер-классларны да ошатканнар. Аларны өч тапкыр пешерүчеләр тәмле ашлар-ризыклар белән сыйлаганнар.

Соңыннан исә һәркайсына  төрле бүләкләр һәм сертификатлар тапшырганнар.

Ир балалар үзләре дә, аларның әти-әниләре дә курслардан канәгать калганнар, рәхмәт сүзләре җиткергәннәр.

 

Фотолар: мөхтәсибәттән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев