Каникуллардан соң урта һәм югары сыйныф укучылары дистанцион укуга күчерелә, Мәскәүдә
19 октябрьдән Мәскәүдә 6-11нче сыйныф укучыларын дистанцион укытуга күчерү турында карар кабул ителгән. Бу хакта башкала мэры Сергей Собянин үз блогында хәбәр итте.
Ә 1-5нче сыйныф укучылары каникулдан соң мәктәпләрдә укыячак.
Мэр сүзләренчә, ике атналык каникулларның нәтиҗәсе булган. Авыручылар арасында балалар саны 19%тан 11%ка кадәр кимегән.
Өлкән сыйныф укучыларының COVID-19 белән зарарлану куркынычы күбрәк булганлыктан алар өйдә укуга күчәчәген әйткән мэр. Шулай ук алар башлангыч сыйныф укучыларына караганда «читтән укуга» тизрәк җайлаша.
Чыганак: "ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев