Карагай авылында изге гамәл: зиратта өмә узган
ЯҢАЛЫКЛАР

Карагай авылында изге гамәл: зиратта өмә узган

Бүген, 1 май көнне, районыбызның Карагай авылында игелекле гамәл башкарганнар, авыл зиратында өмә оештырганнар

- Зиратны чистартык, кеше да бик күп булды, картлар да булышты.  Шәһәрдән  ялга кайтучылар да ярдәмгә килде, кырт иттереп  чистартык. Ир- атлар үскән агачларны кистеләр һәм  аларны җыеп яндырдык, -ди хәбәр итте безгә Карагай мәдәният йорты директоры Екатерина Әхмәтова.
Зиратлары өмәдән соң ачылып, ямьләнеп киткән. Менә нинди уңган-булган кешеләр яши икән бит Карагайда.
Текст һәм фотолар авторы: Екатерина Әхмәтова


Нет комментариев