Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Абау! Үз йортын ут төртеп яндырган

Әлеге хәл 5 август көнне булган. Төштән соң Теләче район янгын күзәтү бүлегенә Орымширмә авылында йорт яну турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр агач йортның тулаем янып бетүенә юл куймый, өйнең төп өлеше сакланып кала. Шунысы гаҗәп: янган йортта яшәүче ханым үз йортына үзе ут төрткән булуы ачыклана. Әлеге мәсьәләгә ачыклык...

Әлеге хәл 5 август көнне булган. Төштән соң Теләче район янгын күзәтү бүлегенә Орымширмә авылында йорт яну турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр агач йортның тулаем янып бетүенә юл куймый, өйнең төп өлеше сакланып кала.
Шунысы гаҗәп: янган йортта яшәүче ханым үз йортына үзе ут төрткән булуы ачыклана. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү буенча хәзер район полиция хезмәткәрләре шөгыльләнә.
- Янгынның сәбәпчесе - тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы 1981 елгы хатын-кыз. Ул йортын яндыруга алдан әзерләнгән дип фаразлана, чөнки киемнәрен җыйнап күршесенә кертә, документларын авыл кибетендә калдырып китә. Көпә-көндез йортын йозакка бикли һәм тәрәзәне ачып кереп йорт эчендәге чаршауга ут төртеп кире тәрәзәдән чыгып кача. Йортның түбәсе яртылаш янды, агач веранда тулаем янып бете, өйнең эчендә ут төрткән урынына зур зыян килә, шул урында түшәм һәм йорт эчендәге җиһазлар янды, - дип аңлата Теләче һәм Саба районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Ленар Хәкимуллин.
Әлеге йортта тәртипсез тормыш рәвеше алып барылганлыгы турында күршеләре дә ассызыклый, төнлә дә кеше өзелми икән биредә. Янгын булган көнне әлеге хатын-кызны эзләп тә таба алмыйлар. Икенче көнне бер авылдашының карават астында качып яткан хәлдә табалар үзен…
Аның ике баласы бар, ди. Сабыйларын тәрбияләмәгән, алар әбиләре янында икән. Йортына ут төртергә нәрсә мәҗбүр иткән. Сорау әлегә җавапсыз кала.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Полиция качкын