Кайбер лениногорскилылар чүп мәсьәләсенә төкереп карый
Табигать белән бергә кыш буе кар астында яшеренеп яткан чүпләр дә башларын “калкытты”. Алар кар эреп бетүгә, безне күрегез дигәндәй, әллә кайдан “кул болгап” яталар. Дөрес, чүп белән “көрәшәбез”, ел саен шәһәр-районда апрель җитүгә өмәләр оештырыла.
Үткән шимбәне генә алыйк. Көне матур, кояшлы һәм җылы иде. Халык рәхәтләнеп эшләде. Һәркем: мәгариф учреждениеләре, оешма-предприятиеләр – барысы да тырышты. Шәхси, күпкатлы йортларда яшәүчеләр дә чистартуга үз өлешен кертергә ашыкты. Кызганыч, арабызда бу эшкә төкереп караучылар да юк түгел. Безне социаль челтәрдә күзәтеп баручы бер дустыбыз дүшәмбе көнне безгә фото җибәрде.
- Мин һәркөнне Лыжная урамындагы урман территориясендә этем белән йөрим. Бу урыннар миңа таныш. Алдагы көнне генә барысы да чиста иде. Ял көнендә берәүләр кәеф корганнан соң үзләре артыннан никадәр чүп калдырып киткән. Юкса, чүплек контейнерына нибары 300 метр ара. Мескеннәр, барып җитә алмаган. Кешеләр шулхәтле мәнсез булсалар да, булыр икән, - дип язган ул.
Атна дәвамында ул тагын фотолар юллады. Аларда шул ук тәртипсезлек: аунап ятучы буш шешә, пластик стакан, кәгазь кисәкләре һәм синтетик салфеткалар.
Текст: Зилә Мөдәррисова
фото: Валерий Злобин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев