“Кайнар линия” ачылды
Бүген, 3 октябрьдә, хәрби хезмәткә чакырылучы гражданнарның хокукларын яклау максатыннан, халык өчен “кайнар линия” эшли башлады.
Бәхәсле очракларда Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкиллек хезмәткәрләре грамоталы мәгълүмат бирә. “Кайнар линия” телефоны 8 (843) 236-00-71. Консультация вакыты 9дан 17 сәгатькә кадәр.
Фото: https://www.tv-mig.ru/news/society/vesenniy-prizyv-v-armiyu-2015/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев