Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Kazan Digital Week форумында цифрлаштыруның 10 төп векторы тәкъдим ителәчәк

29-31 октябрьдә «Казан Экспо» да «Kazan Digital Week – 2026» форумы узачак.

Форумда  дөнья лидерлары, тикшеренүчеләр һәм новаторлар катнашачак, алар белемнәрен уртаклашачак һәм алдынгы карарларны алга җибәрү һәм цифрлаштыру өлкәсендә глобаль партнерлык булдыру турында фикер алышачаклар.

Форумда 10 юнәлеш тәкъдим ителәчәк: интеллектуаль транспорт системалары, дәүләт идарәсендә цифрлы технологияләр, цифрлы индустрия 4.0, финтех экосистемасы, яңа заман киберкуркынычсызлыгы, бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр; мәгарифтә, мәдәнияттә, сәламәтлек саклауда һәм медицинада, авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр.

Планда-вебинарлар, лекцияләр, хакатоннар марафоны, вакансияләр ярминкәсе һәм башка бик күп чаралар уздыру, дип хәбәр итә Татарстан Экология министрлыгы.

 

Вечерняя Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев