Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Казан фигуралы шуу буенча Гран-при этабын соңгы 13 елда беренче тапкыр кабул итмәячәк

Россиянең фигуралы шуу федерациясе 2026/27 сезонына турнирлар календарен тәкъдим итте.

Озак вакытлар эчендә анда беренче тапкыр Казан күрсәтелми.

Казан 2013 елдан Гран-при этабын кабул итте (элек — «Россия Кубогы»турниры). Төрле елларда бирегә ярышларга Камилә Вәлиева, Александра Трусова, Анна Щербакова, Алинә Заһитова һәм илнең башка әйдәп баручы фигуралы шуучы кызлары килгән иде. Соңгы этап спорт сараенда 2025 елның ноябрендә узды, анда Татарстан фигуралы шуучысы Динә Хөснетдинова җиңү яулады.

Әмма яңа сезонда Казан оештыручылар рәтенә кермәгән. Гран-при этаплары Түбән Новгородта (16-19 октябрь), Санкт-Петербургта (22-26 октябрь), Красноярскида (30 октябрь — 2 ноябрь), Екатеринбургта (6-9 ноябрь) һәм Омскида (13-16 ноябрь) узачак. Сериянең финалын Саранск кабул итәчәк — ул 25-28 февральгә планлаштырылган.

 

Вести-Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев