Казан коткаручылары мәче артыннан агачка менгән малайны 15 метр биеклектән төшергән
ЯҢАЛЫКЛАР

Казан коткаручылары мәче артыннан агачка менгән малайны 15 метр биеклектән төшергән

Әлеге хәл Химиклар мәдәният йорты паркында булган.

Казан коткаручылары мәче артыннан менгән малайны агачтан төшергән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич Химиклар мәдәният йорты паркында 12 яшьлек үсмер агачка 15 метр биеклеккә үрмәләп менгән, әмма төшә алмаган. Әти-әнисе ярдәм сорап коткаручыларга мөрәҗәгать иткән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре урынга килеп, авария-коткару машинасы түбәсеннән баскыч сузып, малайны җиргә төшергән. Үсмер зыян күрмәгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

ФОТО: http://pixabay.com


Нет комментариев