Казан тирәсендә әйләнеч юл төзеләчәк
Автотрасса төзелеше ярдәмендә республикада яңа юл барлыкка килергә мөмкин.
М12 «Мәскәү-Казан» тизйөрешле автотрасса һәм шәһәр тирәли әйләнеч трасса төзелеше Казан тирәсендә Мәскәүнекенә охшаган юл әйләнәсе булдырырга ярдәм итәчәк. Әлеге фикер белән ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин уртаклашты.
Чукин сүзләренә караганда, көньяктан урау юл, булачак әйләнеч юлның 24 километрын үз эченә ала. Юл төзелгәннән соң Казанга һәм башка шәһәрләргә тизрәк килеп җитәргә мөмкин булачак.
Башкала әйләнәсендәге юл Казан аэропортының логистик үзәкләренә йөкләрне тизрәк алып барырга һәм чыгарырга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев