Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда Чемпионат вакытында йөздән артык баланы футбол кырына алып чыгачаклар

(Казан, 19 май, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Казанда McDonald`s компаниясе футболчыларны озатып йөрүче (эскорт) уенчылары программасында җиңүчеләрне котлады. Казандагы 121 бала футбол буенча дөнья чемпионатында уенчыларны уен кырына алып чыгу хокукына ия булды.

Балаларны әлеге вакыйга белән Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан яшьләр һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Россиядәге McDonald`s компаниясе франчайзинг партнеры Кайрат Боранбаев котлады.

Программада җиңүчеләр аз керемле гаиләләрдә, балалар йортларында һәм Роналд Макдоналд йортында тәрбияләнүчеләр. Аларның һәркайсына кунаклар сертификат һәм футбол тубы тапшырды.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/19/164304/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев