Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда эшләнгән пилмәннәрдә инфекция табылган

Уфадагы гипермаркетларының берсендә сатылучы пилмәннәрдә листерия бактерияләре табылган.Әлеге ярымфабрикатларның Казанда җитештерелүе мәгълүм.

Инфекция табылу белән  продуктны партиясе белән сатудан алганнар. Хәзерге вакытта ул изоляцияләнгән урында саклана. Шулай ук инфекциянең продуктка ничек килеп эләгү сәбәпләре ачыклана.

Листериоз — киң таралган куркыныч табигый инфекцион авыру. Ул кешеләрдә һәм хайваннарда очрый. Авыру нәтиҗәсендә үзәк нерв системасы, бавыр, лимфатик система зыян күрергә мөмкин. Табигый шартларда әлеге чир күп кенә кыргый хайваннарда күзәтелә, шул исәптән кимерүчеләр һәм кошларда да очрый.

http://maydan.tatar/kazanda-eshlengen-pilmennerde-infekciya-tabylgan/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев