Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда Җиңү паркы янында 2000 кешегә исәпләнгән торак комплексы төзеләчәк

Торакның гомуми мәйданы - 60 000 квадрат метр.

Казанда Бондаренко һәм Маршал Чуйков урамнары киселешендә, Җиңү паркыннан ерак түгел, 2000 кешегә исәпләнгән күпкатлы торак йорт төзергә планлаштыралар. Башкарма комитет карары проекты Коррупциягә каршы экспертиза уза.

Төзелеш биеклеге - 18 катка кадәр. Йортта торак булмаган биналар, транспорт һәм инженерлык инфраструктурасы каралган. Участок — 2,61 гектар.

Торакның гомуми мәйданы – 60 000 квадрат метр, шуларның 5 300е-торак булмаган биналар өчен. Территориядә ким дигәндә 621 парковка урыны булдырылачак.

 

ТНВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев