Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда пилотсыз авиасистемаларның фәнни-җитештерү үзәге төзиячәкләр

Татарстанда сәнәгать технопаркы булдырырга планлаштыралар. Хәзерге вакытта республика Министрлар Кабинеты карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Технопарк Казанда төзеләчәк, идарәче компания итеп  "Унипарк" ҖЧҖ билгеләнгән. Ә Республика Икътисад министрлыгы проектны гамәлгә ашыруны контрольдә тотачак.

Россия хөкүмәте элегрәк "Пилотсыз авиация системалары" илкүләм проект кысаларында чараларны гамәлгә ашыруга төбәкләргә субсидияләр бирү турындагы закон проектын хуплаган иде. Пилотсыз авиация системалары өлкәсендә сынаулар һәм компетенцияләр фәнни-җитештерү үзәкләре челтәрен булдыру программасы кысаларында Татарстанга 2 млрд сум акча биреләчәк. 

 

Чыганак: татар информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев