Казан кабат «Русское поле» Бөтенроссия селекционерлар һәм орлыкчылар форумын кабул итәчәк.
Быел чара 19 августтан 20 августка кадәр узачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
"Форумга әйдәп баручы галимнәр, бизнес һәм аграр белем бирү вәкилләре җыелачак. Ул Россиядә селекция һәм орлыкчылыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм стратегик перспективалары буенча фикер алышу өчен төп мәйданчык булачак", - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Пленар утырыш төп вакыйга булачак. Аны Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут үткәрер дип көтелә. Пленар утырышта катнашучылар селекция һәм орлыкчылык өлкәсендә дәүләт сәясәте мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.
Форум кысаларында шулай ук тематик түгәрәк өстәлләр һәм эксперт сессияләре узачак. Кунакларга Россия селекциясенең сортлары һәм гибридлары булган демонстрацион кырларны күрсәтәчәкләр.
татар-информ
Нет комментариев