Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Казаннан беренче тапкыр Абхазиягә туры авиарейс ачылды

Татарстан белән Абхазияне беренче тапкыр туры авиарейс тоташтырды.

Nordwind Airlines авиакомпаниясе бүген Казаннан Сухумга авиаэрейс ачты.

«Казан – Сухум рейсын ачу Казан аэропортының Идел буе һава хабы буларак стратегик үсешенең дәвамы булып тора. Безнең пассажирлар Кара диңгез яр буена гына түгел, Россиянең башка шәһәрләренә дә җиңел барып җитә ала», - диде «Казан» аэропортының авиация маркетингы һәм авиация хезмәттәшлеге бүлеге башлыгы Екатерина Егорова рейсны ачу тантанасында.

Ул Казан – Сухум рейсы сәяхәтчеләр арасында популяр юнәлеш булачагына һәм онытылмаслык тәэсирләр бүләк итәчәгенә ышаныч белдерде.

«Без пассажирларга сәяхәтләр өчен тагын да күбрәк кызыклы юнәлешләр тәкъдим итә алуыбызга шатбыз», – дип белдерде Егорова.

Беренче рейс самолеты пассажирлар белән100 процент диярлек тулды, дип өстәде Nordwind Airlines авиакомпаниясенең сату бүлеге башлыгы Александра Галикбарова.

«Бу юнәлешнең бик популяр булуы турында сөйли», - дип искәртте ул.

Галикбарова билгеләп үткәнчә, бу рейс ачылу нәтиҗәсендә шулай ук Новокузнецк, Омск һәм Иркутск пассажирлары Казан аша Сухумга транзит белән оча алачак.

«Бу - Казан аэропортыннан җиденче халыкара юнәлеш. Бу атнада Казан - Ташкент рейсын ачтык», - диде ул.

Казан – Сухум маршруты буенча рейслар Airbus A321 самолетында атнага ике тапкыр - сишәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак, очкыч 220 пассажирны сыйдыра. Очыш 3,5 сәгать чамасы дәвам итәчәк.

https://tatar-inform.tatar/news/iz-kazani-vpervye-zapustili-pryamoi-aviareis-v-abxaziyu-5926598

Фото: © «Татар-информ», Надежда Гордеева
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев