Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Күңелле очрашу

Илгә лаеклы гражданин тәрбияләү - кечкенәдән башлана. Ул хәрби-патриотик тәрбия бирүнең бер юнәлеше булып тора. Бу эш белән шәһәребездә Эчке эшләр бүлеге ветераннар советы кул астында студентлар һәм мәктәп укучыларын берләштергән Форпост оешмасы шөгыльләнә. Ул тәртип сагында гына түгел, шәһәребез яшьләренең сәләтен ачу һәм үстерү өчен дә уңай шартлар тудыру...

Илгә лаеклы гражданин тәрбияләү - кечкенәдән башлана. Ул хәрби-патриотик тәрбия бирүнең бер юнәлеше булып тора. Бу эш белән шәһәребездә Эчке эшләр бүлеге ветераннар советы кул астында студентлар һәм мәктәп укучыларын берләштергән Форпост оешмасы шөгыльләнә.

Ул тәртип сагында гына түгел, шәһәребез яшьләренең сәләтен ачу һәм үстерү өчен дә уңай шартлар тудыру максатыннан эшли. Әлеге оешмага йөрүче балалар шәһәр, республика, Россия күләмендә узучы төрле акция, конкурсларда катнаша, шәһәр халкын культуралы булырга өнди.
Нәкъ шуның көче белән быел "Дружба" лагереның I сменасында Форпост отряды оештырылды һәм лагерьда полиция ветераннары белән очрашу үткәрелде. Очрашу барышында эчке эшләр бүлеге ветераннары полиция хезмәткәрләренең авыр һәм җаваплы эше белән таныштырды. Балалар исә Николай Юриковның шәһәребез тарихы һәм аерым кешеләре турында сөйләвен бик кызыксынып тыңлады. Участковый хезмәтен Лернард Никитин һәм Наил Насретдинов искә алды.
Җанлы әңгәмәне Бөек Ватан сугышында һәлак булган полиция хезмәткәрләре истәлегенә оештырылган ярышлар алыштырды. Укучылар һәм лагерьда ял итүчеләр өч төр ярыш: ату, автоматны сүтеп-җыю, турникта тартылу буенча көч сынашты. Кызлар да, егетләр дә сынатмады, һәр ярышта үзен яхшы яктан күрсәтергә омтылды. Хәтта кайберәүләре берничә ярыш төрендә катнашып, яхшы нәтиҗәләргә иреште. Аларны лагерь тәрбиячеләре һәм җанатарлар көч биреп, җиңүгә дәртләндереп торды.
Очрашуны тәмамлап, көчлеләрне билгеләп үттеләр. Автоматны сүтеп-җыю буенча Регина Әхмәтшинага тиңнәр табылмады. Ул, чын хәрбиләр сыман, 46 секунд эчендә автоматны сүтеп җыеп, лагерьда абсолют рекорд куюга иреште. Физик яктан иң яхшы әзерлекле булуын Эмиль Шәмсуллин турникта 32 тапкыр тартылып раслады. Анастасия Матвеевага күтәрелүдә (отжимание) сокланырга гына кала. Ату буенча 40 очко белән Римма Рәшитова беренчелеккә чыкты. Җиңүчеләр һәм ярышның кечкенә уенчылары Эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге тарафыннан Мактау грамоталары һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Полиция