Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Керкәле авылында киләсе ел символы барлыкка килде

Керкәле авылында 2024 елның символы, кардан фигура – Аҗдаһа барлыкка килде. Әле аҗдаһаның да ниндие: өч башлы, түбәтәйле, гармунлы.


Яңа елга шәһәр, шулай ук авыллар да бизәлә. Уңган, оста куллылар матур сыннар ясый. Әнә Керкәле авылы мәдәният йорты каршында киләсе ел символы – Аҗдаһа барлыкка килде. Аны авылның уңган кешесе Фәрит Вәлиев ясаган. Ул узган ел да клуб алдына фигуралар ясап куйган булган. Менә быел кар явуга ук, карларны җыеп, савытларга тутырып куйган.

“Фәрит ел саен йорт тирәсендә фигуралар ясап, ишегалдын матур итеп бизәп куя, - дип сөйли хатыны Сания апа. – Яңа ел алдыннан ишегалды тирәсе шулай ямьләнеп китә. Биш оныгыбыз бар, аларга да күңелле була. Әле клуб каршындагы Аҗдаһа фигурасын ясарга алар да бабаларына булышты”, - ди Сания апа.

Фәрит Вәлиев – балта остасы. Озак еллар “Лениногорскнефть” идарәсендә, ЖКЦда эшләгән, кулыннан балтасын төшермичә, көч куйган.

Мәдәният каршындагы фигурага килгәндә, ул аны озак та ясамаган. Алдан карларны җыештырып куйган булган. Сынны ясау өчен кулында көрәк, пычак, кул пычкысы кебек кораллары бар. Соңыннан исә буяуларны җебетеп, Аҗдаһаны яшел төскә буяган, баш киемен зәңгәргә.

Розалия Мостафина

фото: авыл мәдәният йортыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев