Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

КЕРКӘЛЕ ТУРЫНДА ЯЗАЛАР: КОМГАН ДА - БҮЛӘК

Тугызынчы дистәсен ваклаган Рәшит абый Насыйбуллинның остаханәсеннән кеше өзелеп тормый. Хәзер бик ясамыйбыз да инде дисә дә, Сабан туйлары­ның аның комган-чүмечлә­рен­нән башка үткәне юк икән әле. (Ватаным Татарстан, Гөлинә Гыймадова)

Чүлмәк ватучыга Рәшит абый комганы – иң зур бүләк, ди бит әнә Лениногорскидагы Керкәле авылы башлыгы Галия Шириязданова да. Рәшит абый исә халык һөнәрлә­ренең акрынлап юкка чыгуына борчыла. Комган сорап килүчеләр дә бик аз инде хәзер, ди ул. Самавыр морҗасына заказлар бар, сирәк кенә чүмечләр сорыйлар икән. Оста шулай дисә дә, Бәкер шифаханәсендә ял итүчеләр Рә­шит абый турында ишетеп килә әле.

Комган ясаудан тыш, миччеләр, итекчеләр дә кирәкми инде заманга, ди Рәшит абый. Үзе әлеге һөнәр­ләрнең барысының да җаен белә. Комган ясау кәсебенә исә яшьли, күршеләреннән өйрәнгән, үз алымнарын да булдырган.

Бик үзенчәлекле гаилә Насыйбуллиннар. Мәсәлән, Рәшит абый остаханәсенең ишеген ачып җи­бәрүе булды, ишекнең эчке ягына беркет­ел­гән Ленин портреты күренде. Бер йортны сүткәндә килеп чыккан да, совет юлбашчысы сурәтен такта-таш кисәкләре арасында калдырасы килмичә, күтә­реп кайткан икән. “Бу – безнең яшьлекнең бер билгесе. Аны чыгарып атып кына тулы бер чордан котылып буламыни?..” – ди Рәшит абый. Хак сүзгә җавап юк.

Рәшит абый Гөлйөзем апа бе­лән бергә илле елдан артык гомер ит­кән. Шатлыкларын да, хәсрәтлә­рен дә бергә күтәргән алар. Җиде бала тәрбияләп үстер­гәннәр, берсе­нең гомере вакытсыз киселгән. Гаи­лә нигезенең ныклыгы нәрсәдә дип сорагач, икесе дә тынып калдылар. Рәшит абый бераздан: ”Гаилә нигезе ныклыгы – ике кешенең бер юлда, бер сүздә булуында”, – дип әйтеп куйды. Гөлйөзем апа: ”Хикмәт– сабырлыкта”, – дип өстәде. Аннан Кер­кә­ле тауларына карап уйга калды. Гомер буе таш карьерында эшләгән, таш ташып гомере узган, саулыгы кит­кән, әмма сабырлыгы югалмаган.

Ә бит бу ике җанның йөзләренә карагач, иргә – 83, хатынга 71 яшь тулган димәссең. Ачыны баллы ясый белгәнгә, гади калай кисә­ген­дә дә матурлык күргәнгә шулайдыр ул, мөгаен.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 93, 06.07.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев