Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

КФУ проректоры: Тулай торакка урнашу һәм лекцияләргә йөрү өчен вакцинация кирәкми

Көндезге бүлектә белем алу һәм тулай торакка урнашу өчен КФУ студентларыннан мәҗбүри вакцинация таләп ителми. Казан федераль университетының белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Тимерхан Алишев туры линия вакытында шул хакта хәбәр итте.

 

«Безнең университетта укыячак һәм инде белем алучы студентларның күпчелеге өчен ПЦР-тест тапшыруның хаҗәте юк. Студентлардан тулай торакка урнашу өчен дә, лекцияләргә йөрү өчен дә мәҗбүри вакцинация таләп ителми», — диде югары уку йорты проректоры.

Шул ук вакытта, Алишев университет администрациясенең студентларга һәм хезмәткәрләргә коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатырга киңәш итүен билгеләп үтте. «Барыннан да элек иминлекне тәэмин итү өчен вакцинация узарга кирәк. Бу — университеттагы һәркемгә имин белем алу мөмкинлеген тәэмин итү өчен күмәк куркынычсызлык. Без студентларга мондый таләп белдермибез, ә шулай эшләгез дип киңәш итәбез», — диде ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, чит ил студентлары инде Россиягә кергәндә үк 72 сәгать элек ясалган ПЦР-тест тапшыра. КФУ тулай торагына урнашканда да алар 72 сәгать эчендә университетка тагын бер тискәре ПЦР-тест тәкъдим итәргә тиеш.

https://tatar-inform.tatar/news/health/24-08-2021/kfu-prorektory-tulay-torakka-urnashu-m-lektsiyal-rg-y-r-chen-vaktsinatsiya-kir-kmi-5834926

Фото-Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев