Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кибеттән күп итеп азык-төлек алып кую кирәкми

«Паникага бирелмәскә! Кибет киштәләреннән азык-төлек җыю да кирәк түгел. Безнең мондый вазгыятьне узганыбыз бар инде. Дәүләт социаль бурычларын үтәячәк», – дип ышандырды бүген хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.


 

Тугызынчы март иртәсендә кисәк кенә нефть бәясе төшкәннән соң, дөнья икътисадый кризиста. Доллар үсте. Кичә 33 елга беренче тапкыр Америка биржасы «тәгәрәде». Димәк, әлегә тотрыклылык юнәлешендә түгелбез.

Бу уңайдан халык арасында хафаланулар башланды. Кемдер банкта «кара көнгә» саклаган акчасын алырга йөгерә, кемдер кибеттән азык-төлек җыя. Бүген иртән Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов журналистлар белән аралашты. «Дөньяда барган вазгыятьне күзәтәбез. Россия дәрәҗәсендә илдә финанс стабильлекне тотрыкландыру буенча хөкүмәт комиссиясе төзелде. Татарстанда нефть бәяләре төшү белән бәйле куркынычларны киметү буенча чаралар планы эшләнде. Ул документ якын арада расланырга тиеш», – дип белдерде министр.

Министр сүзләренчә, республикада икътисадый вазгыять буенча оператив мониторинг алып барыла. Шулай ук социаль товарларга бәяләрне дә тикшереп торалар. «Әлегә бәя күтәрелү күзәтелми», – диде. Ул шулай ук республикада гамәлгә ашырылган проектларны финанслау туктатылмавын, моның өчен илдә җитәрлек ресурс барлыгын әйтте.

 

http://www.syuyumbike.ru

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев