Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кипр Россиядән килгән барлык туристлар өчен ил чикләрен ачты

Карантинга эләкмәс өчен, туристларга коронавирус инфекциясенә ике тест тапшырырга кирәк.

1 апрельдән Кипр Республикасы барлык гражданнарны, шул исәптән Россиядән килгән туристларны да кабул итә башлый. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Утрауда карантинга эләкмәс өчен, туристларга коронавирус инфекциясенә ике тест тапшырырга туры киләчәк. Әйтик, аларның беренчесен юлга кузгалганчы 72 сәгать алдан үтәргә кирәк, шул ук вакытта, сертификат инглиз телендә булырга тиеш (бу 12 яшькә кадәрге балаларга кагылмый). Моннан тыш, илгә керү өчен провиза алырга һәм 24 сәгать эчендә махсус анкета тутырырга кирәк.

Утрауга килгәч, россиялеләр коронавируска яңадан тест тапшырачак, ул түләүле. Россия Федерациясенең Никосиядәге илчелеге мәгълүматлары буенча, «тест бәясен пассажирлар үзләре түли, ул Ларнака аэропортында – 30, Пафос аэропортында 32 евро тора. Туристлар тестның нәтиҗәләрен өч сәгать эчендә СМС буенча беләчәк.

 

https://tatar-inform.tatar

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев