Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кирлегәчтә 8 Март уңаеннан бик матур кичә үтте

Кичә, 7 март көнне, Кирлегәч авылы халкы бик матур итеп 8 Март бәйрәмен каршылады. Авыл халкы кич булуга, Мәдәният йортына жыелды.Мәдәният хезмәткәрләре бик матур кичә оештырдылар. Аерым яңалык буларак,кичәне авылыбыз егете Марат Сибгатуллин алып барды. 8 мартка авыл халкына зур яналык булды ул. Алар Гөлфия Шигапова белән бик матур кичә...

Кичә, 7 март көнне, Кирлегәч авылы халкы бик матур итеп 8 Март бәйрәмен каршылады.


Авыл халкы кич булуга, Мәдәният йортына жыелды.Мәдәният хезмәткәрләре бик матур кичә оештырдылар.

Аерым яңалык буларак,кичәне авылыбыз егете Марат Сибгатуллин алып барды. 8 мартка авыл халкына зур яналык булды ул. Алар Гөлфия Шигапова белән бик матур кичә оештырганнар.Әниләргә, хатын - кызларга булган булган олы мәхәббәтне,ихтирамны алар шигырьләр, әйтемнәр белән тулыландырдылар."

Ихлас"төркеме халкыбызның борынгы йоласы белән чыгыш ясады. Яшьләр хәзерге заман җырларын ишеттерделэр. Олы яшьтәге апалар ретро жырлар башкарып,яшьлэрдән калышмаска тырыштылар.

Ә сәхнә түрендә зур баяны белән татар көйләрен сыздыручы-клуб директоры Тәлгать Шигапов.Китапханә,мәдәният йорты хезмәтчәннәре тарафыннан әзерләнгэн бу бәйрәм кичәсе,килгән кунакларга да, авыл халкына да бик ошады, дип хәбәр итте Әлфия апа Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев