Кош теле пешерәбез
6 йомырка 1/3 бал калагы сода 500 г он үсемлек мае Йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Агына сода кушып күбек барлыкка килгәнче болгатабыз һәм шуңа йомырканың сарысын кушабыз. Аз-азлап он кушып, артык каты булмаган камыр басабыз. 1 сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Әзер камырдан бик юка итеп камыр җәябез һәм ромб рәвешендә...
1/3 бал калагы сода
500 г он
үсемлек мае
Йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Агына сода кушып күбек барлыкка килгәнче болгатабыз һәм шуңа йомырканың сарысын кушабыз. Аз-азлап он кушып, артык каты булмаган камыр басабыз. 1 сәгатькә суыткычка куеп торабыз.
Әзер камырдан бик юка итеп камыр җәябез һәм ромб рәвешендә фигуралар кисәбәз.
Без фигуралар кискән арада уртача зурлыктагы табакка үсемлек мае салып кызарга куябыз.
Май кайнап чыккач, кош телене алтынсу төскә кергәнче пешерәбез. Артык майлы булмасын өчен, кош телене иләккә салып торалар.
Пешереп бетергәч, кош телене табынга шикәр оны белән бизәп чыгаралар. Чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев