Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кояшлы ял иртәсе белән, дуслар!

Иртәнге чәйгә алма пирогы пешерәбез!

Бу пирогны пешерү өчен 4-5 алма, 180 грамм он, 2 йомырка сарысы, 140 грамм шикәр комы, 50 грамм атланмай, 125 мл сөт, 4 грамм камыр көпшәкләндергеч кирәк. 

Йомырканың сарыларын шикәр комының яртысы белән агарганчы күпертергә. Майны эретеп, яртысын йомырка сарысына кушарга, сөтне дә салырга. Он, камыр көпшәкләндергеч, бераз тоз өстәргә. Барысын бергә яхшылап болгатырга. 

Табага камырны салырга. Туралган алмаларны камр өстенә төзәргә, калган майны алма өстенә агызырга, шикәр комын сибәргә. 
180 градуслы духовкада пирогны 30-35 минут пешерергә. 

Тәмле булсын!

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев