Президент Владимир Путин күп балалы аталарны вакытыннан алда пенсиягә чыгару турындагы тәкъдимне Министрлар Кабинетына эшләргә кушачагы турында вәгъдә итте.
Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Әлеге фикерне илбашы «Ата-ана даны» орденын алган күп балалы гаиләләр белән очрашуы вакытында әйтте.
«Һичшиксез карарбыз, – диде дәүләт башлыгы. – Хөкүмәткә эшләргә йөкләмә бирермен».
Шулай ук әлеге очрашуда Владимир Путин «Герой-ана» исемен кире кайтару турындагы тәкъдимне дә хуплады һәм бу исемгә лаек булучыларга бер тапкыр 1 миллион сум акча түләргә тәкъдим итте.
https://vatantat.ru/2022/06/83532/
фото: https://www.pexels.com/ru
Нет комментариев