Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Күрше районда дүрт яшьлек малай фатирга ут төрткән

Янгын күпбалалы гаилә яшәгән бер бүлмәле фатирда чыккан

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Бөгелмә районында дүрт яшьлек малай фатирга ут төрткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә Восточный бистәсендә күпфатирлы йортның беренче катындагы бер бүлмәле фатирда янгын чыккан.

Ике катлы йортның беренче катындагы зур булмаган фатирда биш балалы гаилә яшәгән. Өлкәннәр йокларга яткач, игезәк малайларның берсе аш бүлмәсендә шырпы алып эскәтергә ут төрткән һәм куркып, өстәл астына качкан.

Хәбәр иткеч сигналын ишетеп, малайның әти-әнисе дә йокысыннан уянган. Әти кеше бер малайны үзе белән алып, урамга йөгереп чыккан. Әнисе дә аш бүлмәсендә ут төртүчене табып, фатирдан чыгарга өлгергән. Урамда ул дүрт яшьлек сабыйны ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган һәм аңын югалткан. Ис газы белән агуланган зыян күрүчеләрне Бөгелмә Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр янгынны бик тиз сүндергән. Янгынның мәйданы 8 квадрат метр тәшкил иткән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев