Әлмәттә әнисе һәм ике улы сөрем газы белән агуланган.
“Кичә кич өч кешенең сөрем газы белән агулануы турында мәгълүмат килә. Шуларның икесе – балалар. Бу вакыйга Девон урамындагы йортта була”, – дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Билгеле булганча, Әлмәт балалар хастаханәсенә газ белән агуланып 17 һәм 7 яшьлек ике бертуганны китерәләр. Әниләре госпитализациядән баш тарткан. Хәзерге вакытта фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Фото:https://pixabay.com
Нет комментариев