Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Куакбаш авылы балалары өчен сабын куыклары бәйрәме узды

Күңелле үткән.

Сабын куыклары очырту –  иң күңелле уеннарның берседер, мөгаен. 

Бу уенны үткәрү өчен иң яхшысы - саф һава, чөнки кояш үз нурлары белән җылыта, ә җәйге җил төрле төстәге сабын шарларын өреп чыгарырга һәм тирә-якка таратырга ярдәм итә. Алар һавада очалар, төрле төсләрдә балкыйлар һәм тиз генә шартлап югалалар.

Куакбаш авылы мәдәният йорты территориясендә балалар өчен сабын куыклары бәйрәме ясадылар. Җәй айлары тәмамланып килә, укучыларның мәктәп тормышы башлана, уйнап йөрергә вакыт калмас. Җәйнең күңелле истәлеге булып калсын дигән максат белән әлеге чараны шәхси эшмәкәр Земфир Закиров оештырган. 

Зур-зур сабын куыклары очырту, аларны тотарга тырышу – балаларны шулхәтле шатландырды, алар рәхәтләнеп уйнадылар, дип хәбәр итә Куакбаш мәдәният йорты социаль челтәрдә. 

 

фотолар: мәдәният йортыннан

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев