Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Куакбаш авылы мәдәният йортында яшьлек җырларын искә төшерделәр

Милли фольклорны саклау максатыннан үтте.

Үткәннәрне онытмау, милли фольклорны саклау максатыннан Куакбаш авылы мәдәният йорты һәм китапханә берлектә “Безнең яшьлек җырлары” дигән тематик чара уздырды.  Бу хакта Куакбаш клубы социаль челтәрдә хәбәр итә. 

Чарада “Дулкын” ансамбле катнашты. 

Алар шигырьләр укыдылар, татар халык җырларын башкардылар, шулай ук татар халык  уеннары: «Исемең кем? », «Түбәтәй”, “Кем җитезрәк”, “Капкалы” уеннарын искә төшерделәр. 

Чара ахырында катнашучылар яшьлек җырларын хәтерләрендә яңартып, гармун көенә башкардылар. 

“Халык җырларында күңел ачыла, халык җырлары мәңге онытылмас”, - катнашучылардан яңгыраган фикер.

 

фотолар: Куакбаш авыл мәдәният йортыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев