Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Куакбаш егете Нияз көрәш буенча Бөтенроссия турнирыннан призлы урын белән кайтты

Нияз татарча көрәш белән күптәннән шөгыльләнә.

Уфада полиция генерал-лейтенанты Артур Әхмәтханов истәлегенә көрәш буенча бөтенроссия турниры үтте. Быел илнең төрле регионнарыннан 150дән артык көрәшчеләр җыелды.

Ярышлар ике көн дәвамында барды.  Башта 18 яшькә кадәр көрәшчеләр көч сынашты, аннары келәмгә зурлар чыкты.

Нияз Галиуллин милли көрәш турнирында Татарстан командасы составында көрәште. “Көндәшләр ныклы хәзерлекле иде. Шулай да сынатмаска тырыштым”, - ди ул. Нәтиҗәдә, 65 килограмм үлчәү авырлыгында өченче урынны яулады.

Нияз – Куакбаш егете. Мәктәптә укыганда ук Нияз көрәш белән кызыксына, ярышларда, турнирларда, Сабантуйларда катнаша башлый. Мәктәптә укыганда, спорт түгәрәгенә дип, авылдан Лениногорскиның 3нче спорт мәктәбенә килеп йөрде.

Аннары нефть техникумына укырга керә. Хәзерге вакытта ул Әлмәт спорт мәктәбендә татарча көрәш буенча шөгыльләнә.

Кызганыч, Лениногорск спорт мәктәбендә грек-рим бүлеге генә эшли, ә Нияз милли көрәш буенча үзен күрсәтте һәм алга таба да шушы юнәлешне үстерергә дип, Әлмәткә йөрергә туры килә.

Нияз Галиуллинның авыл һәм район Сабантуйларында да җиңүләр, призлы урыннар яулаганы бар.

Менә бу юлы Уфада Татарстан данын яклады. Котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!

 

фото: шәхси архивтан

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев