Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Куакбаш авылында Сабантуйга сөлге җыю йоласы узды (+ фотолар)

Сөлге әзерме, Сабантуй җитә!

Әлеге сорауга Куакбаш авылының уңган киленнәре һәм яшь кызлары барысы бертавыштан “Әллә кайчан әзер! Безнең авылда 31 май көнне үк җыярга чыктылар”, - дип җавап бирерләр иде.

Авылда сөлге җыю йоласы гармун белән, кыңгырау таккан, бизәлгән ат җигеп, күңелле җырлар белән узды.

Милли бәйрәмебез Сабантуена сөлге җыю буыннардан-буыннарга тапшырылучы иң матур йолаларның берсе ул.

Куакбаш халкына алдан авылдагы ватсап группаларда хәбәр иткәч, алар сөлге җыючыларны көтеп торган. Авыл башлыгы Рушания Әхмәтҗанова әйтүенчә, сөлге җыю күңелле узган.

“Сөлге җыюда яшьләр, мәдәният, китапханә һәм актив олы буын апалары катнашты. Авыл халкы капка төпләренә алдан чыгып, якты йөз белән каршы алдылар, бүләкләр әзерләп куйганнар. Гармун көенә биеп, күңелләре булып, рәхмәт әйтеп калдылар”, - дип сөйли Рушания Әхмәтҗанова.

Әлбәттә, сөлге җыю булгач, килен сөлгесе бу йолада төп урынны алып тора. Куакбаш киленнәре дә матур итеп чиккән сөлгеләрен тапшырганнар. Авы башлыгы әйтүенчә, Сабантуйны быел да матур итеп, истә калырлык итеп уздырырга тырышачаклар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуйга сөлге җыю