Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск кибетләрендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә консультатив очрашу

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгеч-эксперты Наталья Платонова Лениногорскидагы кибетләрнең берсендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләр буенча консультатив очрашу уздырды.


Кибет директоры һәм сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде. Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Законы аңлатылды.

Шулай ук сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыру кагыйдәләре, сатучы турында һәм аларны дөрес итеп сайлап алуны тәэмин итүче товарлар турында, расланган товарларны сату кагыйдәләре турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булуы турында аңлатылды.

“Бәяләр күрсәткечендә (ценник) товарның исеме, 1 грамм яисә 1 кг өчен сумнарда бәясе күрсәтелгән булу кирәк. Әбәттә, сатучыларның ныклы игътибары сатыла торган товарларның яраклылык срокларын контрольдә тотуга һәм сатыла торган товарларны саклау шартларын үтәүгә юнәлдерегә тиешле”, - ди Наталья Платонова.

Очрашу ахырында Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары, брошюралар һәм буклетлар таратылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев