Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кулланучылар хокукларын яклауда коррупциягә каршы сәясәт чаралары каралды

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре 2022 елда этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча зум-конференция режимында киңәшмәдә катнашты.


Конференциядә Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясендә коррупциягә каршы сәясәт чаралары һәм 2022 елга коррупциягә каршы эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре каралды. Әлеге чара Татарстан Дәүләт инспекциясе җитәкчесе каршындагы комиссия утырышларында үткәрелә торган төп чаралар планы нигезендә узды.

Киңәшмәдә коррупциягә каршы тору турындагы законнардагы яңалыклар тикшерелде һәм уздырылган комиссия нәтиҗәләре буенча кабул ителгән карарларны үтәүдә нәтиҗәләр ясалды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев