Күренекле журналист, нәшер итүче Владимир Кожевников арабыздан китте
Аңа 68 яшь иде.
Владимир Филиппович соңгы ике айда каты авырады, операция кичерде.
Владимир Кожевников Лениногорскида «Ярмарка» газетын чыгарды, китаплар нәшер итте, Татарстан Журналистлар берлегенең Лениногорск бүлеген җитәкләде.
Лениногорскилылар аны энергияле, аралашучан кеше буларак хәтерләр. Аңарда һәрчак яңа планнар була иде, әле алда тагын эшлисе эшләре калды.
Владимир Кожевников белән хушлашу 7 сентябрьдә 12.00 сәгатьтә морг янында була. Аннары Камышлы зиратында җирләячәкләр.
Урыны оҗмахта булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев