Күрше районда яңа тау чаңгысы комплексы төзиячәкләр
Төзелеш быел башланачак.
Аны Карабаш сусаклагычы территориясендә төзәячәкләр. Бу хакта «Татарстан Республикасы» төркемендә хәбәр иттеләр.
Тау чаңгысы комплексы гомуми озынлыгы 6 километр булган биш трассадан һәм 50 номерга исәпләнгән кунакханәдән торачак. Моннан тыш, комплекс территориясендә ресторан, азык-төлек корты, СПА һәм 20 кунак йорты булачак.
Туристлык комплексы төзү идеясен Бөгелмә эшмәкәре Рөстәм Умудов тәкъдим иткән.
фото: https://almetievsk-ru.ru/news/goryachie-novosti/stroitelstvo-gornolyzhnogo-kompleksa-v-bugulminskom-rayone-nachnetsya-v-etom-godu
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев