Кыш бабай бүләге сыйфатлы булырга тиеш, моның буенча "кайнар линия" эшли
Лениногорскида Яңа ел бүләкләренең сыйфаты буенча кайнар линия эшли башлады.
Кулланучылар хокукы һәм кеше иминлеге өстендә күзәтчелек хезмәте(Роспотребнадзор) Идарәсенең территориаль бүлегенә кергән Лениногорск, Әлмәт, Сарман, Зәй районнарында, балаларга өләшенәчәк Кыш бабай бүләкләренең сыйфаты, аларның балалар сәләмәтлегенә зыянсыз һәм Яңа ел бүләкләрен сайлап алу буенча кайнар линия ачылды, линия 21нче декабрьгә хәтле эшләячәк.
Кайнар линиянең телефоны: 5- 76- 43, ул иртәнге 8 дән 17 сәгатькә кадәр сезнең белән элемтәдә булачак .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев