Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәнең милли бүлегендә Өлкәннәр көне уңаеннан күркәм чара узды.
“Көзге бер көндә” дип аталучы бәйрәмгә китапханәгә өлкән яшьтәге иң актив укучы абый-апалары җыелды.
Чара шигырьләр, җыр-биюләр, хатирәләр белән үрелеп барды. Китапханә хезмәткәрләре әдәбият сөюче кунакларны яңа китаплар, журналлар белән дә таныштырып узды.
Кичәне “Сунмәс ялкын” ансамбле. “Ак калфаклы”лар чыгышы бизәде.

















Нет комментариев