Татарстанның 295 сәламәтләндерү оешмасында 14 меңнән артык бала ял итәр дип планлаштырыла.
Балалар ялы шәһәр читендәге сәламәтләндерү учреждениеләрендә һәм көндезге ял лагерьларында оештырыла. Шәһәр читендәге ял 45 учреждениедә планлаштырылган, алар 5 меңнән артык кешене колачлый, 8 меңнән артык бала 250 көндезге лагерьда ял итәчәк.
Сменаларның иң популяр юнәлешләре — физкультура-спорт, иҗади, it-сменалар һәм башкалар.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков сүзләренчә, көзге кампаниягә әзерлек эшләре зур җаваплылык белән башкарылган: белем бирү һәм ял итү программасы әзерләнгән, барлык юнәлешләр буенча да югары компетентлы хезмәткәрләр сайланган.
Эшкә вакцинацияне узган һәм COVID-19 антитәнчекләренә анализ биргән хезмәткәрләр генә җәлеп ителәчәк дип ассызыклады җитәкче.
Нет комментариев